Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2020, 11:59

Март йомгаклары буенча Башкортстанда нәрсәләр аеруча кыйммәтләнгән

Башстат республиканың азык-төлек базарында шикәргә (+20%) һәм карабодайга (+14%) хак артуын теркәгән. Макаронга, онга, борчакка, ногыт борчагына, дөгегә, йомыркага хак 3,5-6% күтәрелгән.

Каймак, сөт ризыклары, сыр, пастеризацияләнгән сөт, йогурт
0,8-2,7%, тары, манный, солы һәм арпа боткасы – 0,5-1,9% кыйммәтләнгән.
Көнбагыш һәм зәйтүн маена хак – 2,8 - 4,7%, иткә һәм кош итенә, балык һәм ит консерваларына уртача 2,8-2,5% арткан.
Яшелчәләрдән бәрәңге – 13%, кәбестә, кишер, чөгендер, помидор –5,7-13,3%, башлы суган –28,4%, сарымсак –7,7%, банан, алма, виноград, лимон 3,4-9,0% кыйммәтләнгән.
Балык ризыкларының кайбер төрләренә, ысланган колбасага, туңдырмага, тортка, пакетлы чәйгә, эри торган каһвәгә хаклар беркадәр төшкән
.
“Башинформ” мәгълүматлары буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: