Барлык яңалыклар
Новости
17 апрель 2020, 11:48

Башкортстанда коронавирус йоктыруның 42 очрагы теркәлгән

16 апрельгә Башкортстанда коронавирус йоктырганнар саны 191гә җитте. Русиядә 27 меңнән артып китте.

Кичәге көнгә Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 3448 очрагы теркәлгән. 34 кеше үлгән. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Башкортстанда исә 42 яңа очрак теркәлгән. 16 апрель иртәсенә республикада коронавирус 191 кешедә расланган. Узган тәүлектә үлүчеләр турында хәбәр ителми. Моңа кадәр биш кеше үлгән, тугыз кеше савыккан диелде.
16 апрельгә Русиядә 27 938 кешедә коронавирус расланган. Эпидемия башланганнан бирле 232 кеше үлгән. 2304 кеше савыккан.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: