Барлык яңалыклар
Новости
17 апрель 2020, 11:35

Пассажирларга хәвеф янамый

“Башавтотранс” предприятиесенең Бәләбәй автотранспорт предприятиесе автобуслары салоннарында даими рәвештә дезинфекция чаралары үткәрә.

– Без маршруттагы транспорт берәмлекләрен көн саен антисептик матдәләр белән эшкәртәбез, – дип аңлатты АТПның баш инженеры Николай Бочков. Ак төстәге саклану костюмнары, респираторлар кигән кешеләр дезинфекцияләүче сыекча салынган пульверизаторлар белән коралланып, ике сәгать саен таянгычларны һәм салоннардагы башка элементларны сөртә.
- Үз транспортыбызны санитар эшкәртү графигын бозганыбыз юк, – диде баш механик Динар Зәкиев.
Илья Букарев материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: