Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2020, 09:57

Битлек белән перчаткаң бармы? Транспортта тикшерәчәкләр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү җәһәтеннән чаралар күрергә кушты.

Җәмәгать транспортына килгәндә, “Башавтотранс” автобуслары турында гына түгел, гомумән төбәктә эшләгән барлык ташучылар хакында сүз бара, дип билгеләде ул.
“Җәмәгать транспортына битлек һәм перчатка кебек саклану чаралары булган очракта гына утырырга рөхсәт ителә. Перчаткаларның төрле булуы мөмкуин, тик чир генә йокмасын. Шушы ике кагыйдә үтәлергә тиеш. Автобусларны туктатачаклар. Бу мәсьәләне “Ространснадзор” белән хәл итү бурычын куям, алар автобусларны туктатып, кешеләрнең маска һәм перчатка киюен тикшерсен. Бу норма 20 апрельдән гамәлгә керә”, – диде Радий Хәбиров.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: