Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2020, 19:21

"Кешеләр ач торырга тиеш түгел!"

Башкортстанда аз керемле 72 мең гаилә 100 мең азык-төлек пакеты алачак.

Аларны Башкортстан предприятиеләре — Урал тау-металлургия компаниясе һәм Башкортстан сода компаниясе бүлеп биргән 70 миллион сумга әзерлиләр.
Радий Хәбиров белдерүенчә, гаиләдә берничә бала булса, азык-төлек пакетлары да күбрәк биреләчәк.
Кешеләр беренче пакетларны 23 апрельдә алачак, график буенча барысы да хакимият башлыкларына җиткереләчәк. 1 майга кадәр барлык азык-төлек пакетлары мохтаҗларга барып җитәчәк.
— Кешеләр ач торырга тиеш түгел! Һәркемгә барып җитәргә кирәк,- дигән нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы муниципалитет башлыкларына үз территорияләрендәге барлык сигналларга кичекмәстән реакция белдерергә һәм тиешле карарлар кабул итәргә кирәклеген искәртте.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото: mk.ru
Читайте нас: