Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2020, 19:15

Владимир Путин Җиңү парадын күчерде

Коронавирус таралу сәбәпле тантаналы чараларны күчерделәр

Бу хакта ул Русия Хәвефсезлек советы утырышы вакытында белдерде.
15 апрельдә 12 ветеран оешмасы җитәкчеләре президенттан парадны күчерүне сорады
.
Алар фикеренчә, чараны үткәргәндә саулык хәвефсезлегенә гарантия биреп булмый.
Ветераннар аны икенче вакытта, “эпидемиологик хәлгә ярашлы парад хәвеф түгел, ә чын мәгънәсендә тынычлык һәм хәвефсезлек тантанасы” булган очракта уздырырга тәкъдим итте.
Моннан алда Кремльдә коронавирус таралуына бәйле ветераннарның парадта катнашуын максатка ярашсыз дип әйткән иделәр.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: