Бэлэбэй хэбэрлэре
+20 °С
Облачно
Телеграм
ВК
Террорга каршы
Тат
Рус
Баш
Новости
21 Апреля 2020, 06:48
Ачылыкүлгә очар кошлар төшкән
Бу күлне юкка гына Башкортстанның гүзәл урыны димиләр. Ул матурлыгы белән ресепубликада яшәүчеләрне генә түгел, ә бәлки аккошлар,казлар, үрдәкләр һәм башка кошларны да үзенә тартып тора.
Ел саен кошлар монда төркем-төркем булып очып кайта. Быел парк хезмәткәрләре 150 аккош, 300 каз, 200 үрдәк исәпләгән дә инде, дип хәбәр итә БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.
Ачылыкүл – республикада гына түгел, Печора бассейнының барлык көнбатыш Урал алдында бик күп очар кошлар өчен транзит булып тора.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас