Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2020, 11:54

Авылда эшләргә телисезме? – Эш күп!

Бүген Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 1,5 меңнән артык эшче кадр, шул исәптән 477 механизатор, 215 водитель, 101 үсемлекчелек белгече, 184 малчы, 214 машина белән сыер саву операторы, 186 комбайнчы кирәк. Шуңа күрә республика Авыл хуҗалыгы минист рлыгы #авылдаэшкүп флешмобын башлап җибәрде

Бу – эш эзләгәннәргә авылда, чыннлап та, эш бар икәнен күрсәтү ысулы. Акция барышында аграр предприятиевәкилләре #авылдаэшкүп хештегы куелган фотосурәтләре белән бүлешә. Үзенең вакансияләре, хезмәт шартлары һәм тәкъдим ителгән льготалар турында язмалар урнаштыра.
Республика аграр ведомствосының матбугат хезмәтендә бедерүләренчә, акциягә беренчеләрдән булып “Таврос” компанимясе кушылды. Аларның “Башкортстан ит компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән компаниясенә ветеринар, агроном, малларны тәрбияләү операторы таләп ителә. Компания вәкилләре тотрыклы хезмәт хакы, кайнар аш, һөнәр буенча белем алу, карьера төзү мөмктинлеге вәгъдә итә.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: