Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2020, 11:02

Соңгы өч елда Башкортстанда халык саны 11 600 кешегә кимегән

Башкортстанда соңгы өч елда халыкның табигый артуы туктап калган. Киресенчә, халык саны 0,7 процентка кимегән. Бу саннар РИА Новости чыгарган рейтингта китерелә.

Демографик артым ягыннан Башкортстан Русиядә 35нче урында. 2020 елның 1 гыйнварына республикада 4 млн 38 мең кеше яшәгән. 2017-2019 елларда төбәкнең үз халкы 11,6 мең кешегә кимегән, чит җирләрдән килеп Башкортстанда яшәүчеләр саны да 17 мең кешегә азрак.
Русиянең 58 төбәгендә халык саны кимегән. Әйтик, Мәскәү, Ленинград өлкәләре, Краснодар краенда җирле халык саны кими, ә күчеп килүчеләр күп. Атап әйткәндә, Мәскәү өлкәсендә халыкның табигый кимүе 30 мең кеше тәшкил иткән, ә мигрантлар саны 298 мең кешегә арткан.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда 2019 елда халык саны 5 мең кешегә кимегән.
Соңгы дистә елда Русиядә халык саны табигый сәбәпләр аркасында кими бара. 2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында Русиядә үлүчеләр саны туучылардан 259,6 мең кешегә артыграк булган. Чит илләрдән килүчеләр саны да бу югалтуларны каплый алмый.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: