Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2020, 12:23

Халык игътибарына!

Бәләбәй үзәк район дәваханәсе хакимияте хәбәр иткәнчә, хирургия корпусы карантинга ябылды.

Шуңа бәйле травмпункт, стоматология, врач-невролог һәм врач-уролог авыруларны 1 нче санлы поликлиникада кабул итәләр. Кардиология, неврология һәм педиатрия бүлекчәләре вакытлыча Приют корпусында урнашкан.
Балалар поликлиникасында 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр дежур табиблар ике сменада кабул итә.
Белешмәләр телефоннар аша:
– 8 (34786) 4-26-73 – Бәләбәй үзәк район дәваханәсе баш табибы кабул итү бүлмәсе;
– 8 (34786) 3-08-23 – амбулатория-поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Ришат Риф улы Низаев кабинеты;
– 8 (34786) 3-05-36 – 1 нче санлы поликлиника регистратурасы;
– 8 (34786) 7-19-30 – Приют эшчеләр поселогы стационарының кабул итү бүлеге.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: