Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2020, 12:33

Милли проект: экология яхшырачак

Бәләбәй, Туймазы, Дәүләкән районнарында чүп-чарны сортларга аеру комплекслары төзеләчәк.

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазыйлов әйтүенчә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге инфрастуруктураны үстерү җиргә күмү өчен озатылган калдыклар күләмен байтакка киметү мөмкинлеге бирәчәк, экологияне яхшыртуга булышлык итәчәк.
– Бу шулай ук республикада ил Президенты Владимир Путинның башлангычына ярашлы гамәлгә кертелгән “Экология” милли проектының “Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын төзү” төбәк проекты күрсәткечләренә ирешергә ярдәм итәчәк”, – диде Нияз Фазыйлов.
Бәләбәй районында чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзү җәһәтеннән беренче адымнар ясалган. Объектның куәте елына 100 мең тоннага кадәр калдык эшкәртүгә исәпләнә. Бүген монда комплекс урнашачак җир биләмәсен теркәү эше бара.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото: ecology.bashkortostan.ru
Читайте нас: