Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2020, 12:28

Сан артыннан кумаска

Быел “Яшел Башкортстан” республика акциясе 25 апрельдән 1 майгача уза. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен уздыра торган оператив киңәшмәдә вице-премьер – БР торак-коммуналь хуҗалыгы минист ры Борис Беляев хәбәр итте.

Акция барышында 670 териториядә 50 меңнән артык зур агачлар һәм куаклар утыртачаклар. Эпидемиологик хәл катлаулы булганга күрә гражданнарны акциядә катнашуга җәлеп итмәячәкләр. Агачлар утырту белән муниципаль коммуналь хезмәтләр һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре мәшгуль булачак, дип хәбәр итә БР Башлыгы Хакимиятенең матбугат хезмәте..
Республика Башлыгы Радий Хәбиров акциягне оештыручыларны һәм катнашучыларны үсеп китә алмаган зәгыйфь үсентеләр утыртмаска – сан артыннан кумаска чакырды.
– Азрак утыртыгыз, әмма зуррак агачлар куланныгыз, – диде Радий Фәрит улы.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: