Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2020, 11:23

Адреслар буенча – ярдәм

Уфадан Бәләбәй районына җиде тонна туклану продуктлары кайтардылар. Алар Башкортстан предприятиеләре һәм депутатлар корпусы тарафыннан бүленгән акчаларга сатып алынган.

Кыска срокларда волонтерлар көче белән продуктлар 779 пакетка бүленеп салынды, алар пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкән гражданнарга тәгаенләнгән.
Приют эшчеләр поселогына 104 пакет китерелде дә инде. Һәр пакет алучының яшәү урыны буенча адресына алып барыла. Беренче эш көунендә 80нән артык пакет тапшырылды, 65 яшьтән өлкән аз тәэмин ителешле гражданнар турында мәгълүматлар аныкланды.
Калган пакетлар атна азагына кадәр тапшырылачак.
Гөлнара Мурзина материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: