Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2020, 11:15

Бәләбәйдә агач утыртачаклар

25 апрельдә “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында Революционерлар урамында (Волгоград урамыннан Морозов урамына кадәр аралыкта) 100 төп агач утыртачаклар, дип хәбәр иттеләр Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе хакимиятеннән.

Эпидемиологик хәл катлаулы булганлыктан, халыкны бу эшкә җәлеп итмәячәкләр. Агачларны муниципаль район һәм шәһәр хакимиятләре хезмәткәрләре утыртачак. Кирәкле эш кораллары, сибәргә су белән – “Бәләбәй” коммуналчысы” предприятиесе, үсентеләр белән урман хуҗалыгы тәэмин итәчәк.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: