Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2020, 11:28

Тукай көне быел онлайн чаралар белән генә билгеләнә

Туган тел һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу бәйрәме быел яңача узачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

“26 апрель – республика өчен әһәмиятле дата. Бу көнне без бөек татар шагыйре, заманча татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Аны мәйданнарда бәйрәм итү, башка төрле чаралар оештыру матур бер традициягә әйләнгән иде.
Үзизоляция чоры әлеге көннең әһәмиятен һич кенә дә киметә алмый. Шуңа күрә аны мөмкин булганча тулы итеп уздырырга тырышабыз”, диелгән рәсми белдерүдә.
26 апрельдә “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесендә бәйрәм фильм-концерты күрсәтеләчәк. Әлеге концерт барышында Тукай премиясенең 2020 елгы лауреатлары игълан ителәчәк.
Шигърият бәйрәме флешмоб рәвешендә үтә.
Мин татарча сөйләшәм” чарасы да быел онлайн режимда үткәрелә.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: