Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2020, 13:13

Максатлары – кешеләргә ярдәм итү

Башкортстан дәүләт медицина университеты базасында коронавирус инфекциясеннән искәртү буенча волонтерлар-медиклар штабы оештырылган.

Штаб волонтерлары ярдәм күрсәтү өчен үзизоляциядә булган олы яшьтәге һәм хәрәкәте чикләнгән гражданнардан заявкалар кабул итә.
Башкортстанда “Волонтарлар-медиклар” оешмасы координаторы, дәвалау факультетының 5 нче курс студенткасы Ләйсән Хызырова әйтүенчә, оешмада шулай ук алты төп юнәлеш бар: “Мәктәп балалары өчене программалар”, “Санитар-профилактик мәгариф”, “Беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү”, “Донорлыкны популярлаштыру!”, “Сәламәт яшәү рәвеше” һәм “Медицина оешмаларына волонтерлык ярдәме”
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: