Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2020, 13:02

Язгы чәчүгә төштеләр

Бәләбәй районы авыл хуҗалыгы эшчәннәре чәчү кампаниясен башлады

– Беренчеләрдән булып иртә өлгерә торган бөртекле культураларны Рема Галиуллинаның крестьян-фермер хуҗалыгында (Тузлыкуш авыл советы) чәчә башладылар, – дип хәбәр итәләр муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәтендә.
Район басуларында шулай ук дым каплату дәвам итә. Бу эш 450 гектарда башкарылган. Исмәгыйль Хөснетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында һәм “Северная Нива Башкирия” җәмгыятендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыралар.
Римма Солтанова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Фотоларда: Рема Галиуллинаның хуҗалыгында чәчү эшләре бара. Трактрда – аталы-уллы Айрис белән Филүс Галиуллиннар. Чәчкеч артында – Эдуард Базаронов.
Читайте нас: