Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2020, 13:36

900 хәрби хезмәткәрнең коронавирус инфекциясе йоктыруы ачыкланган

Илнең Кораллы көчләре структураларында коронавирска тест март аеннан 26 апрельгә кадәр үткәрелде

874 хәрбигә Covid-19 диагнозы куелган, дип Россия Оборона министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Федераль министрлыкта илнең Кораллы Көчләре структураларында коронавирус тестының марттан 26 апрельгә кадәр үткәрелүе турында сөйләделәр.
Коронавирус йоктырган хәрбиләр хәзер дәвалана. 314 авыру Оборона министрлыгы госпитальләрендә, 175 кеше хезмәт урыны буенча изоляторларда, 379ы — үз өендә, алтысы — хастаханәләрдә.
Шулай ук ведомствода хәбәр ителгәнчә, коронавирус 779 курсантта һәм вузга кадәр белем бирү учреждениеләренең 192 студентында ачыкланган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: