Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2020, 12:54

Башкортстанда 256 кеше талпан кадалуга зарланып мөрәҗәгать иткән

Башкортстанда яз башланганнан алып республика Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораторияләренә 256 кеше тәннән алынган талпанда энцефалит һәм боррелиоз вирусы бармы-юкмы икәнен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән

Үткән 2019 елда шушы көнгә андыйларның саны 564 булган, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәлеге.
Ел саен ведомство талпаннар тараткан авыруларны искәртү чаралары турында халык арасында аңлату эшен алып бара. Шәхси саклану чаралары: хәвефле биләмәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү, дөрес киенү, киемне эшкәртү өчен акарицид чараларын, тәнгә сөртү өчен репеллентлар куллану мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала. Талпан тешләүдән һәм энцефалиттан ничек сакланырга, кайда прививка эшләтергә – бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы материалында укыгыҙ.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: