Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2020, 13:56

Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемлеге билгеле булды

Коронавирус аркасында, лауреатлар игълан ителә торган бәйрәм форматы үзгәртелде

Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары рәсми рәвештә игълан ителде.
Лауреатлар исемлеген Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнгән 2020 ел лауреатлары:
Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);
Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);
«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина;
Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен).
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: