Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2020, 13:52

Галимнәр Русиядә коронавирус эпидемиясенең тәмамлану вакытын фаразлады

Белгечләр фикеренчә, илдә вазгыять 20 июльгә тулысынча нормальләшәчәк

Сингапур галимнәре Русиядә коронавирус инфекциясе таралу июль аенда төгәлләнәчәк, дип фаразлый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Анализ барышында технология һәм дизайн университеты белгечләре Covid-19 таралуның математик моделенә таяндылар, анда авыру йоктырган һәм дәваланган кешеләрне чагылдырган динамика тасвирлана.
Әлеге модель нигезендә галимнәр Русиядә 20 майга хәл 97 процентка, 28енә - 98 процентка, 20 июльгә — 100 процентка нормальләшә дигән нәтиҗәгә килделәр.
Шул ук вакытта фараз авторлары мондый исәпләүләргә саклык белән карарга кирәклеген искәртә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: