Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2020, 15:31

Илдә изоляция тәртибен 12 майга тиклем озайтулары ихтимал

Русиядә изоляция тәртибен 12 майга тиклем озайтулары ихтимал. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова шундый тәкъдимнәр кертте, дип хәбәр итте ТАСС

Аның фикеренчә, шушы вакыттан соң аларны этаплап бетерә башларга мөмкин, ләкин төп шарт – ай башында русиялеләр барлык тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш. Русиягә тагы бер, өченче инкубация чорын үтәргә кирәк. Аннан соң гамәлдәге чикләүләрне бетерүне тикшерергә мөмкин. Русиядә 87 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган, 700дән артыгы үлгән. Башкортстанда чирлеләр саны 570кә җиткән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: