Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2020, 11:12

Путин эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты

Президент изоляция, чикләү чаралары этаплап кына гамәлдән чыгарылачагын әйтте

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты. Катгый таләпләр 12 майга кадәр сакланачак. Бу хакта Президент туры эфир барышында хәбәр итте.
Иң элек эшләми торган атна итеп, 30 марттан 6 апрельгә кадәр көннәр билгеләнгән иде. Аннары Владимир Путин эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.
Русиядә коронавирус белән авыручылар саны 93 мең 558 гә җитте. Соңгы тәүлектә илдә 72 кеше һәлак булган. Барлыгы 865 кеше вафат. Русия авыручылар саны буенча Кытай һәм Иранны узып китеп, сигезенче урынга күтәрелгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: