Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2020, 20:05

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 5 841 яңа очрагы теркәлгән

Авыруны яңа гына эләктергән кешеләрнең 45 процентка якынында симптомнар юк

Русиядә соңгы тәүлектә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 5 841гә артып, 99 399га җиткән. Авыруны яңа гына эләктергән кешеләрнең 45 процентка якынында симптомнар юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Русиядә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.
«Соңгы тәүлектә Русиянең 82 төбәгендә COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 5 841 яңа очрагы теркәлде, аларның 2624ендә (44,9 процент) симптомнар юк», - диелә хәбәрдә.
Нәтиҗәдә, Русиянең 85 төбәгендә коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләрнең гомуми саны 99 399га (+6,2 процент) җиткән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: