Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2020, 15:02

Саратовта дөнья чемпионы мохтаҗларга ярдәм итте

Ул Саратов Җәмигъ мәчете активистлары белән бергә күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратты

Танылган спортчы, кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Даци Дациев Саратовта мохтаҗларга ярдәм итүдә катнашты. Графигы тыгыз булуга карамастан, ул Рамазан аенда үз вакытын волонтерлык эшенә багышларга булды. Бу турыда Русия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул Саратов Җәмигъ мәчете активистлары белән бергә күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратты.
Даци Дациев үз үрнәгендә кешеләрне башкаларның проблемаларына битараф калмаска чакыра. Ул мондый акцияләр безнең җәмгыятьне яхшырак итәргә ярдәм итә дип ышана.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: