Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2020, 09:40

Элвин Грей Башкортстанда медицина оешмаларына ярдәм өчен хәйрия марафонында катнаша

Онлайн чарада Илдар Абдразаков, «Салават Юлаев» хоккей клубы, «Уфа» футбол клубы вәкилләре һәм башкалар өйләреннән чыгыш ясый

1 майда 17:00 сәгатьтә спорт һәм эстрада йолдызлары Шихан LIVE хәйрия онлайн-марафонында катнашачак. Алар арасында Элвин Грей һәм Илдар Абдразаков та бар. Катнашучыларның һәркайсы үз-үзеңне изоляцияләү режимында үз өендә чыгыш ясаячак. Бу турыда «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Тамашачылар туры эфирда Элвин Грей, Илдар Абдразаков, Basic Boy, KPEK, Via Chappa, MUSUME, Дамаск, Jane һәм башка артистларның чыгышларын күрә алачак. Онлайн-марафонны Азамат Моратов алып барачак.
Трансляция кунаклары «Салават Юлаев» хоккей клубы һәм «Уфа» футбол клубы вәкилләре булачак.
Әлеге гадәти булмаган концерт хәйрия максатлары белән үткәрелә. Эфирда республика медицина оешмаларының резерв фонды өчен акча җыю оештырылачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: