Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2020, 17:22

Валентина Матвиенко: Тулысынча дистанцион укуга күчү булмаячак

«Дистанцион уку — укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә авыр», - ди Матвиенко

Русия Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко укучыларны һәм аларның әти-әниләрен тынычландырды: төп форма буларак дистанцион белем кертү мәсьәләсе көн тәртибендә тормый. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Коронавирус таралу куркынычы аркасында Русия мәктәпләрендә дистанцион белем бирү кертелгәннән бирле ата-аналар чатлары тынычсызлыктан кайный. Даими нигездә онлайн мәктәпләр булдырмау таләбе язылган петиция интернетта таралды.
Дистанцион уку — укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә авыр, шуңа күрә мондый эмоциональ мөнәсәбәт аңлашыла, диде дүшәмбе онлайн-брифинг барышында Федерация Советы башлыгы. Вазгыятьне катлауландырырга нигез юк, ди Валентина Матвиенко. «Бу тема гомумән каралмый. Гомуми стационар белем бирүне дистанцион укыту белән алмаштыру мөмкин түгел, ярамый, һәм мондый карарларны беркем дә кабул итәргә планлаштырмый», — диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: