Сызрань мөселманнары катлаулы үзизоляцияләү вакытында мохтаҗларга битараф калмаган. Алар «мәрхәмәтлелек тартмалары» әзерләгән. Бу турыда Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.
Макарон, карабодай ярмасы, колбаса, чәй, консерва, хөрмә җимеше һәм медицина битлеге тутырылган «мәрхәмәтлелек тартмалары»н аз керемле гаиләләргә яшәү урыны буенча китергәннәр.
Ярдәм алучылар Ильяс Шәкүров җитәкчелегендәге «Сәлам» яшьләр хәрәкәте адресына рәхмәт сүзләре әйтә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.