Барлык яңалыклар
Новости
3 Май 2020, 11:50

55 ел элек Самара өлкәсендә татар телендә «Ватан байрагы» газетасы чыга башлаган

Бу басма 25 ел буена Куйбышев өлкәсендә бердәнбер татар газетасы була

1965 елның 1 маенда Самара өлкәсенең Кләүле районында татар телендә «Ватан байрагы» исеме астында район газетасының «дубляжы» чыга башлаган. Быел бу вакыйга 55 ел тула. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.
25 ел буена ул Куйбышев өлкәсендә бердәнбер татар газетасы була. Аның укучыларының күбесе районның «Камышлы зонасы» дип аталган көньягындагы өлешендә яшәүче татарлар иде. Шушы район газетасында һәм аның татарча кушымтасында журналист булып Рәфгать Әһлиуллин эшли башлаган.
«Ватан байрагы» газетасы 1991 елның азагына кадәр нәшер ителде. Бу турыда Самара шәһәреннән тарихчы Шамил Галимов сөйләгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: