Барлык яңалыклар
Новости
3 Май 2020, 17:58

Башкорт опера һәм балет театрында табиблар өчен саклагыч комбинезоннар тегәләр

Бер көндә театрда сиксәнгә якын комбинезон әзерлиләр

Башкорт опера һәм балет театрының тегү һәм бутафория цехларында эшләүчеләр табиблар өчен саклагыч комбинезоннар тегә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Бер көндә театрда 80гә якын комбинезон әзерлиләр. Шуннан соң аларны Башкортстанның дәвалау учреждениеләренә озаталар.
«Артистлар һәм тамашачылар театрны, сәхнәне, спектакльләрне һәм иҗат бүләк иткән шатлыкны сагынган арада, Башкорт опера һәм балет театрының тегү һәм бутафория цехларында эшләүчеләр безнең фидакяр табибларга ярдәм итә — медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр кулланыла торган комбинезоннар (хәзер аларга кытлык зур) тегү өчен көн саен эшкә чыга», — дип белдерделәр театрның матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: