Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2020, 13:05

Башкортстанда яшәүчеләргә битлексез өйдән чыгуны тыйганнар

Төбәктә үз-үзеңне изоляцияләү режимы 11 майга кадәр озайтылган

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясен кисәтү өчен битлек режимы керткән. Ул 4 майдан гамәлгә керде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Моңа кадәр республика җитәкчесе коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы боерыкка үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясе нигезендә гражданнар 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанция сакларга тиеш. Таксида булучылар искәрмә булып тора. 4 майда өйдән чыгуга битлек киеп йөрергә кирәк.
Моннан тыш, үз-үзеңне изоляцияләү режимы хәзер күчемсез милек сатып алу максатларында күпфатирлы йорт яки башка объектка баруга кагылмый, әмма документлар һәм паспорт булырга тиеш.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: