Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2020, 13:57

Коронавирус таралуның төп юлларын атадылар

Гаиләдә тыгыз элемтәдә, кешеләр күп җыелган урыннарда, оештырылган коллективларда авыру актив йога

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Николай Брико илдә Covid-19 таралуның төп юлларын атады. Бу хакта «Российская газета» яза.
Белгеч сүзләренчә, карантин чаралары гыйнвар башында ук кабул ителә башлады, алар Кытай чигендә чикләүләргә кагылды.
«Үз вакытында карантин чаралары кабул ителгәч, Кытайдан инфекция кермәде диярлек. Инфекциянең иң күбе безгә Европа илләреннән килде», — диде Брико һәм соңгы ай ярымда Русиягә миллионнан артык кеше килүен дә әйтте.
Брико сүзләренчә, хәзер инфекция ил эчендә тарала. Бүгенге көндә гаиләдә тыгыз элемтәдә, кешеләр күп җыелган урыннарда, оештырылган коллективларда авыру аеруча актив йога.
«Дөньяның барлык илләрендәге кебек үк, соңгы вакытта медицина оешмаларында һәм оештырылган коллективларда (хәрби коллективлар, мәгариф учреждениеләре, картлар йортлары, психоневрология диспансерлары, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте оешмалары һ.б.) инфекция йоктыручылар саны арта», — дип саный эпидемиолог.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: