Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2020, 11:38

Миңнегали Шәйморатовның «Алтын йолдыз» медале Уфада сакланачак

Генерал-майор, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның «Алтын йолдыз» медален Уфага бәйрәм көнендә – 9 Майда алып киләләр

112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка үзе үлгәннән соң тапшырылган «Алтын йолдыз» медален Уфага мәңгелек саклауга алып киләчәкләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә белдергәнчә, әлеге бик тә мөһим һәм күптән көтелгән вакыйга бәйрәм көнендә — 9 Майда узачак.
«Генерал-майор, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның „Алтын йолдыз“ медален Мәскәүдә Уфага мәңгелек саклауга алып киләчәкләр. Бу шәһәр өчен зур вакыйга булачак. Без йолдызны аэропортта самолеттан кабул итеп алып, хәрбиләштерелгән колонна белән шәһәрнең үзәк урамнары буйлап алып барачакбыз», — дип яза Радий Хәбиров.
Шуннан соң медаль Совет мәйданында тантаналы төстә Милли музейга (легендар генералның калган бүләкләре дә шунда саклана) тапшырыла. «Әлеге тантананы БСТ телеканалының туры эфирында күреп булачак. Әлбәттә инде, бу уңайдан урамда кеше җыелмаячак. Әмма, бүгенге кыенлыкларга да карамастан, мәшһүр якташыбызның бүләге музейда лаеклы урынын алачак», — диде Башкортстан Башлыгы.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: