Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2020, 14:00

Русиядә киемнәр сату күләме 90 процентка кимегән

Аналитиклар апрельнең беренче яртысында касса чакларының мәгълүматларын өйрәнгән

Русиядә апрель аенда киемнәр сату, февраль ае белән чагыштырганда 90 процентка, Мәскәүдә 76 процентка кимегән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Русиядә иң зурлардан саналган «Платформа ОФД» фискаль мәгълүматлар операторы тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.
Компания аналитиклары апрельнең беренче яртысында касса чакларының мәгълүматларын өйрәнеп, алынган мәгълүматларны февральнең шул чоры белән чагыштырган.
«Тулаем алганда, Русиядә апрель аенда сатылган кием-салымның уртача чегы 3805 сум (февральдә — 2140 сум) тәшкил иткән. Акчага күчереп исәпләгәндә, сатулар күләме февральдәгедән 90 процентка кимегән», — дип исәпләп чыгарган аналитиклар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: