Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2020, 19:59

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Русиядә Covid-19дан үлем дәрәҗәсен бәяләде

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле бәяләвенчә, илдә халыкның инфекцияне авыр кичерә торган катламын саклап кала алдылар

Русиядә Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр санының шактый түбән дәрәҗәсе күзәтелә. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының илдәге рәсми вәкиле Мелита Вуйнович белдерде, дип хәбәр итә RT.
«Русиядә бу күрсәткечләр (үлем дәрәҗәсе — иск. Т-и) бик яхшы. <…> асылда, инфекцияне авыр кичерә торган төркем — ул 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Авырулар арасында алар 20 процент кына тәшкил итә. Бу бик яхшы», — дип аңлатты эксперт.
Шуңа бәйле рәвештә Вуйнович РФдә кабул ителгән эпидемиологик чаралар халыкның инфекцияне авыр кичерә торган катламын саклап калырга ярдәм итте, дип белдерде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: