Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2020, 19:50

Русия ир-атлары коронавирусны хатын-кызларга караганда авыррак кичерә

60 яшьтән өлкәнрәк һәм артериаль гипертензия, шикәр авыруы, симерү белән интегүче пациентларда яңа коронавиус инфекциясе катлаулырак уза

Русиядә ир-атлар хатын-кызларга караганда коронавирусны авыррак кичерә. Бу хакта коронавирус вазгыяте буенча Русия Президенты Владимир Путин белән онлайн-киңәшмәдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко хәбәр итте.
«60 яшьтән өлкәнрәк һәм артериаль гипертензия, шикәр авыруы, симерү белән интегүче пациентлар яңа коронавиус инфекциясен авыр кичерә. Без ир-атларның хатын-кызларга караганда катырак авыруын күрәбез», — диде Михаил Мурашко.
Бүгенге көндә илдә 165 меңнән артык кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Русия стационарларында Covid-19 диагнозы расланган яки фаразланган 80 меңгә якын кеше бар, шул исәптән, дүрт баланы да кертеп, 1,1 меңнән артык пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
Шулай ук дүрт өлкән кеше экстракорпораль мембрана оксигенациясе аппаратларында урнашкан, алар канны кислород белән туендырырга мөмкинлек бирә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: