Барлык яңалыклар
Новости
8 Май 2020, 15:03

9 Май бәйрәм афишасы

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар программасы

9 май
09.30. Бөек Ватан сугышы ветераннарын Башкортстан Республикасы Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгының телефон аша котлавы.
11.00. Дан орденының тулы кавалеры Әһлиулла Хисмәт улы Вәлишинга Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында бюст ачу тантанасы.
Онлайн күрсәтү, туры эфир
12.00. Русия Федерциясе президенты Владимир Владимирович Путинның мөрәҗәгате.
18.55. Җәмәгать оешмаларында Бөтенрусия “Бер минут тынлык белән искә алу”ны радиотрансляцияләү.
23.50. “Үлемсез полк туган тәрәзәдә” акциясе.
Мәдәният, сәнгать, яшьләр сәясәте һәм спорт оешмаларының сайтлары
10.00. “Рекорд Победы” Бөтенрусия онлайн акциясе (Приют поселогының спорт үзәге).
12.00. Бөек Ватан сугышы турында фильмнар күрсәтү (“Кино дөньясы” кинотеатры).
12.00. “Җиңү мае” гаилә караокесы интернет-конкурсын ачу (“Урал Батыр” милли-мәдәни үзәге).
12.00. Бәйрәм концерты (Приют поселогы Үзәк мәдәният сарае, 2019 елгы язма).
14.00. “Үлемсез” спектакле (Үзәк мәдәният сарае, 2015 елгы язма).
15.00. “История в лицах без срока давности” исемле Русия Федерациясе Президент Фонды гранты видеоролигы (Приют поселогының Үзәк мәдәният сарае, 2019 елгы язма).
16.00. Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган медальләрне тантаналы шартларда тапшыру һәм концерт (Үзәк мәдәният сарае, 2020 елгы язма).
19.00. Бәләбәй районы концерты (Үзәк мәдәният сарае, 2019 елгы язма).
Читайте нас: