Барлык яңалыклар
Новости
8 Май 2020, 14:25

Республикада Җиңү көнендә һава 28 градускача җылына

Башкортстанда синоптиклар 9 майга һава торышын фаразлады

Бәйрәм көнендә явым-төшем көтелми, җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, көндез кискен.
Һава температурасы төнлә +8,+13 градус, көнчыгыш районнарда урыны белән +3 градуска тиклем, көндез һава 23-28 градускача җылына.
Башгидромет хәбәр итүенчә, 10 майдан кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Киләсе атнаның башында һава температурасы түбәнәя, ләкин югары температура режимы саклана, нормадан 4-5 градуска югарырак.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: