Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2020, 11:11

Дәүләт Думасында коронавирус чигенә башлады диделәр

Геннадий Онищенко билгеләп үткәнчә, Русиянең Covid-19 белән бәйле вазгыятьне уңай якка үзгәртүнең үз юлы бар: ил дөнья тәҗрибәсенә таяна

Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары, Роспотребнадзорның элекке җитәкчесе Геннадий Онищенко коронавирус эпидемиясе чигенә башлады, дип саный. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Вирус хәзер инде йомшарды, чөнки инфекциянең бик тиз таралу очраклары булган барлык илләрдә вазгыятьне контрольгә алдылар», — дип сөйләде депутат. Ул Соvid-19га бәйле хәл контрольдән чыгу ихтималы булган яңа илләр ачыкланмый, дип өстәде.
Онищенко фикеренчә, илдә инфекция аркасында чикләүләрне катгыйландырырга кирәкми, чөнки кешеләргә эшләргә кирәк. Ул аңлатканча, Русиянең Covid-19 белән бәйле вазгыятьне уңай якка үзгәртүнең үз юлы бар: ил дөнья тәҗрибәсенә таяна.
«Коронавирус безнең төбәк үзенчәлекләренә төзәтмәләр кертә, һәм, статистика күрсәткәнчә, бүген бездә инфекция таралу дәрәҗәсе һәр төбәктә төрлечә», — диде парламентарий.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: