Барлык яңалыклар
Новости
10 Май 2020, 11:53

Киров өлкәсендә «Җиңү көне»н филармония музыкантлары һәм КВН командасы башкарды

Идел буе федераль округы төбәкләрендә 9 май акциясенә кушылып, танылган җырны туган телләрендә башкаралар

Киров өлкәсендә композитор Давид Тухмановның «Җиңү көне» җырын филармония музыкантлары, фольклор ансамбле һәм «Вятка» КВН командасы бергәләп башкарды.
Шулай итеп, өлкә Идел буе федераль округының «Безнең Җиңү көне» җыр марафонына кушылды. Тугыз коллектив катнашында клип үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче язылган.
«Акция төрле жанрдагы башкаручыларны бердәм халык коллективына берләштерде, — диде Киров өлкәсе мәдәният министры Татьяна Мазур. - Бергәләп халык һәм эстрада коллективлары җырчылары, төбәкнең медиа шәхесләре, актерлар чыгыш ясады».
Роликта катнашучылар Киров халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде. Киров өлкәсеннән фронтка 600 меңгә якын кеше киткән, 250 меңнән артык кеше өйләренә әйләнеп кайтмаган. Сугыш елларында өлкәгә йөзләгән совет предприятиеләре эвакуацияләнә. Биредә снарядлар, танклар һәм танылган «Катюша»лар җитештерелә.
Туган телдә җыр башкару акциясенә Идел буе федераль округының башка төбәкләре дә кушылды. Киров өлкәсе эстафетаны Оренбург өлкәсенә тапшырды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: