Барлык яңалыклар
Новости
10 Май 2020, 18:00

Путин төбәкләргә транспорт предприятиеләренә ярдәм итү механизмнарын әзерләргә кушты

РФ Президенты сүзләренчә, хәзер транспорт оешмалары коронавирус эпидемиясе һәм мәҗбүри чикләүләр кертү нәтиҗәсендә катлаулы этап кичерә

Русия Президенты Владимир Путин Федерация субъектлары җитәкчеләренә транспорт предприятиеләренә ярдәм итү механизмнарын әзерләргә кушты. Дәүләт башлыгы транспорт тармагының торышына багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Һәр төбәктә конкрет бер территория өчен мөһим, системалы бурычларны хәл итә торган компанияләр барлыгын онытырга ярамый. Биредә автобуслар һәм елга, шәһәр яны тимер юл транспорты хакында сүз бара», - диде Путин.
РФ Президенты искәртеп үткәнчә, сезонлы, барыннан да бигрәк елга транспортына аерым игътибар бирергә кирәк. «Аның эше нибары ярты ел (майдан октябрьгә кадәр) дәвам итә. Әгәр хәзер навигация ачылуга бәйле кыенлыклар килеп туса, компанияләр һәм аларның коллективларына өстәмә ярдәм кирәк булачак», - диде ул.
РФ Президенты сүзләренчә, башка база тармаклары кебек үк, хәзер транспорт оешмалары да коронавирус эпидемиясе һәм мәҗбүри чикләүләр кертү нәтиҗәсендә катлаулы этап кичерә.
«Без йөк һәм пассажирлар сегментында күләмнәрнең һәм керемнең кимүен, финанс проблемалары килеп тууын, күп кенә компанияләрнең зыянга эшләвен күреп торабыз, - дип сүзен дәвам итте Путин. - Шундый катлаулы шартларда да безнең транспорт, логистика компанияләре өзлексез эшләвен дәвам итә, төбәкләр һәм территорияләр арасында ышанычлы элемтә тәэмин итә».
Русиянең транспорт комплексында 4,5 миллионга якын кеше эшли.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: