Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2020, 17:35

Мәктәп олимпиадаларының финалы дистанцион рәвештә була

Олимпиадаларның йомгаклау этапларын уздырганда дистанцион технология кулланачаклар

Быел 27 апрельгә кадәр 2019/20 уку елында мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегенә кертелгән 58 олимпиаданың йомгаклау этаплары уздырылды, шул ук вакытта 51 профиль буенча 22 олимпиаданың йомгаклау этаплары кичектерелде. Алар дистанцион формада булачак.
Агымдагы уку елында олимпиадаларның сайлап алу этапларында 2 миллионнан артык укучы катнашты. Финал олимпиадаларда 11 сыйныфлардан 16 меңнән артык укучысы катнашыр дип планлаштырыла.
Олимпиада регламентының үтәлешен контрольдә тотып, дистанцион технологияләр кулланып, олимпиадаларның йомгаклау этапларын уздыру рөхсәт ителә.
Русия мәктәп укучылары олимпиадалары советы утырышы Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий рәислегендә узды. Анда мәгариф министры Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев, Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов, эксперт комиссияләре рәисләре һәм җаваплы секретарьлары, шулай ук РСОШ әгъзалары катнашты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: