Әти-әниләрдән гаризалар 1 октябрьгә тиклем кабул ителә, ашыгырга сәбәп юк, дип билгеләде республика хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова.
Пособие юллау өчен тиешле мәгълүматны, шул исәптән акча күчерү өчен банктагы исәп номеры турында мәгълүматны язып, дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә яки яшәгән урын буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләүләрне 2020 елның июненнән Пенсия фондының территориаль органнары гамәлгә ашыра.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.