Югары әзерлек режимын бозган өчен вазыйфалы кешеләргә 5-15 мең сум штраф салына (кабаттан – 15-30 мең сум), юридик берәмекләргә 50-100 мең сум штраф (кабаттан — 100-200 мең сум). Гражданнарга искәртү ясалырга мөмкин.
Документ култамга кую өчен республика башлыгына тапшырылган. 12 майда Башкортостан изоляция режимын йомшартты һәм шуның белән бергә битлек режимын көчәйтте.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.