Барлык яңалыклар
Новости
14 Май 2020, 17:53

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан вакцина кайчан булачагын әйттеләр

Коронавируска каршы берничә препарат алдагы атналарда клиникаларда кулланылырга мөмкин

Русиядә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцинация ясау өчен беренче препаратлар июльнең икенче яртысында барлыкка киләчәк. РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Дәүләт Думасы утырышында шул турыда әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Июль аенда, мөгаен, айның соңгы декадасында беренче препаратлар барлыкка килер», - дип җавап бирде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Коронавируска каршы кайбер препаратлар алдагы атналарда клиникаларда куллана башларга мөмкин. «Алар авыруның хәлен чынлап үзгәртә, һәм аларның кайберләре чит ил препаратларын алмаштыра. Препаратларның берсе шулай ук вируска актив каршы тора», - дип искәртте Мурашко.
Вакцина эшләү - коронавирус пандемиясеннән соң «нормаль тормышка кайтуның» төп шартларының берсе, диде министр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: