Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2020, 18:17

Башкортстанда ял көннәрендә яңгырлы һәм җылы була

Башкортстанда алдагы ял көннәрендә бераз яңгыр явуы фаразлана

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә, 16 майда, республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +5, +10, көндез +12, +17 градус була.
Якшәмбе, 17 майда, урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Җил төньяктан талгын. Термометр баганасы төнлә +2, +7, көндез +13, +18 градус күрсәтә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: