Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2020, 10:26

Милләттәшебез Рамил Шәмсетдиновның хәрби частьта кыерсытылуы судта расланган

Милләттәшебез Рамил Шәмсетдинов ике офицерны һәм алты хезмәттәшен атып үтереп бар илгә билгеле булган иде

Шушы көннәрдә Икенче Көнчыгыш өлкә хәрби суды да аның өлкән солдатлар тарафыннан җәберләнүен таныды. Моңа кадәр Чита гарнизоны хәрби суды Руслан Мухатовны яшь солдатларны җәберләүдә гаепле дип тапкан иде.
«Эш судка барып җитте һәм Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән частьта уставта каралмаган мөнәсәбәтләр һәм яшь солдатлар өстеннән мәсхәрә итү булу расланды. Солдат Руслан Мухатов яшь солдатларны уставта каралмаган күнегүләр эшләткән, башларына суккан, Рамил Шәмсетдиновның балтырына типкән», — ди адвокат Равил Тугушев.
Равил Тугушев әйтүенчә, бу карар Рамил Шәмсетдинов иреккә чыгарылырга мөмкин дигән сүз түгел. «Частьта уставта каралмаган мөнәсәбәтләр булу раслану Рамил Шәмсетдиновны җәза бирүдән азат итми. Үтерү факты кала», — ди Тугушев.
Адвокат хәзерге вакытта Рамил Шәмсетдиновның тикшерү изоляторында булуын әйтте. «Судка кадәр тикшерү эшләре бара. Тикшерү эше ахырына якынлаша, тик пандемия сәбәпле әлегә туктатылды. Очышлар белән проблемалар бар. Майның егермеләреннән соң мин яки коллегам Руслан Нагиев аның янына очачакбыз. Июнь–июль айларына эш судка бирелер дип уйлыйм», — диде Равил Тугушев.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: