Барлык яңалыклар
Новости
16 Май 2020, 17:59

Русиядә битлек һәм перчатка сатып алу өчен пособие бирергә тәкъдим иттеләр

Пособиене пандемия беткәнче ай саен түләргә тәкъдим ителә

Илкүләм ата-аналар комитетында Русиядә медицина битлекләре һәм перчаткалар сатып алу өчен пособие бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта RT телеканалы Илкүләм ата-аналар комитеты рәисенә сылтама белән хәбәр итә.
Ирина Волынец белдергәнчә, шул хактагы мөрәҗәгатьне ил Хөкүмәтенә юллаганнар. Русиянең күп кенә төбәкләрендә битлек режимын бозган өчен штраф санкцияләре кертелгән. Әмма, Волынец билгеләп үткәнчә, бөтен кешеләрнең дә шәхси саклану чаралары сатып алу өчен акчасы юк.
«Шуңа бәйле рәвештә, Русиядә яшәүчеләр өчен пандемия чорында битлек, перчатка һ.б. саклану чаралары сатып алуга юнәлдерелгән махсус пособие булдыру инициативасы белән чыгуыгызны сорыйм», - диелә мөрәҗәгать текстында.
Пособиене көненә ким дигәндә бер битлек исәбеннән чыгып (төбәктә саклану чарасының уртача бәясен исәпкә алып) билгеләргә һәм пандемия беткәнче ай саен түләргә тәкъдим ителә.
Аерым очракларда пособиене шәхси саклану чараларын бушлай өләшү белән алыштырырга мөмкин, диде Волынец.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: