Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2020, 18:38

“Салават Юлаев” клубы хоккейчыларының эш хакы басылып чыкты

«Салават Юлаев» клубының элекке һөҗүмчесе Линус Умарк, мизгел өчен 120 миллион сумга контракт тәкъдим итсә, Башкортстанда калырга әзер иде

Ләкин «Салават» ике легионерга андый акча бирүдән баш тартты, чөнки фин форварды Теему Хартикайнен үзенең контрактын 90 миллионга яңартты, моның бонуслар белән бергә 115 миллион сумга тиклем артуы мөмкин, дип хәбәр итте Betting Insider Уфа клубындагы чыганакка сылтанма белән.
Яңа уенчы Маркус Гранлундка «Салават Юлаев» – 70 миллион, ә үзенең тәрбияләнүчесе Михаил Воробьевка 35 миллион сумлык контракт бирергә әзер.
Башкортстан командасының тагы ике легионеры Филип Ларсен һәм Юха Метсола мизгел өчен 80шәр миллион, ә Сакари Маннинен 60 миллион сум ала.
«Салават Юлаев» хоккей клубының хезмәт хакы исемлеге:
Теему Хартикайнен – елына 90 миллион сум
Юха Метсола – 80 миллион сум
Филип Ларсен – 80 миллион сум
Сакари Маннинен – 60 миллион сум
Никита Сошников – 60 миллион сум
Дмитрий Кугрышев – 50 миллион сум
Александр Кадейкин – 50 миллион сум
Григорий Панин – 45 миллион сум
Павел Коледов – 35 миллион сум
Владимир Жарков – 35 миллион сум
Петр Хохряков – 35 миллион сум
Евгений Лисовец – 25 миллион сум
Владислав Картаев – 25 миллион сум
Вячеслав Солодухин – 25 миллион сум
Евгений Бирюков – 20 миллион сум
Дмитрий Коробов – 20 миллион сум
Эдуард Гиматов – 8 миллион сум.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: