Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2020, 14:46

Табиб перчатка кигәндә саклык чаралары күрергә кирәклеген искәртте

Перчатканың өслегендә бактерия һәм вируслар кала, алар арасында Covid-19 коронавирус инфекциясе дә булырга мөмкин

Перчатка кигән вакытта саклык чаралары күрергә кирәк, чөнки аларның өслегендә бактерия һәм вируслар кала. Русия Халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Галина Кожевникова «Бишенче канал»га биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Әгәр сез перчатка киясез икән, авыру тудыручы бактерияләр кулда да, перчаткада да калырга мөмкин. Йөзгә, борынга, күзгә кагылмаска кирәк. Перчатканы озак вакыт кияргә ярамый», — дип искәртте белгеч.
Моннан тыш, табиб яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе шартларында перчатка киюгә карата киңәшләр бирде.
«Резин перчатка булса, өйгә кайту белән аны салып, чүп чиләгенә ташлагыз. Әгәр тукымадан тегелгән булса, сабынлап юарга һәм үтүкләргә кирәк», — диде Кожевникова һәм перчатканы даими киеп йөрергә кирәк булмавын искәртте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: